

Бүген Уфа районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия экспорт үзәге генеральный директоры Вероника Никишина "Уфа" индустриаль паркы территориясендә 20 мең квадрат метр мәйданлы яңа җитештерү комплексы эшенә старт бирделәр.
Комплексның беренче резиденты «Артагро» сәүдә йорты» җәмгыяте булды. Җәмгыять авыл хуҗалыгы объектларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук Русиядә аналогы булмаган ашлык чистарту җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә.
“Артагро” коллективын производствоны эшләтеп җибәрү белән котлыйм, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Без республикада бизнеска ярдәм итүнең нәтиҗәле инструментларын, шул исәптән яңа заводлар булдыру өчен яңа мәйданчыкларны формалаштырабыз. Әйтергә кирәк, индустриаль паркларыбыз 90 процентка эшли. Шуңа күрә мондый үсешне дәвам итәргә ниятлибез.
Төбәкнең беренче вице-премьеры икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, комплекс төзелеше 2020 елда буш паркта башланган.
- Объектны «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында төзедек. Биредә төрле тармак юнәлешендә 600 миллион сумлык инвестицияләр күләме булган җиде резидент-компания эшләячәк, - дип хәбәр итте ул.
«Артагро» компаниясе директоры һәм гамәлгә куючысы Артур Абдюшев республика җитәкчелегенә проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
- Кыска гына вакыт эчендә, бюрократия чылбырларыннан башка, без производствоны эшләтеп җибәрә алдык. Күп очракта бу 2021 елның августында "Инвестсәгать"тә катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булды, - диде ул.