+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 декабрь 2021, 11:10

Яңа ел алдыннан алдана күрмәгез!

Белгечләр бу чорда кешенең баш миендә үзгәрешләр булуын исбатлаган.

Яңа ел алдыннан алдана күрмәгез!
Яңа ел алдыннан алдана күрмәгез!
Британия галимнәре Яңа ел бәйрәменең кешенең баш миенә аерым йогынты ясавын хәбәр итә.

Яңа елга кадәр 16 көн калды, дуслар. Балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме якынлаша. Күңел белән көтеп алган бу бәйрәмгә сез дә әзерләнә башлагансыздыр бит?

Психологлар әйтүенчә, бәйрәм рухы, аңа әзерлек чоры бәхет гармоннарын арттыра, дофамин һәм серотонин күпләп бүленеп чыга башлый.

Яңа ел бәйрәме чоры кешенең баш миен активлаштыра, адреналин “ташкыны” биләп ала. Бу үзенчә организмга берникадәр стресс бирә һәм хәтер, игътибарлылыкны “аксата”.

Яңа ел алдыннан бигрәк тә кибетләрдә, базарларда, даруханәләрдә төрле акцияләргә күзләрегез кызып, алдана күрмәгез.

 
 
Фото: истории.рф

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: