+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 декабрь 2021, 09:50

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте.

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелдеЮгары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде
Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясенә ярашлы, Башкортстанга Русиянең Баш санитар табибы карарында күрсәтелгән чит илләрдән (Ботсвана, Зимбабве, Лесото, Мадагаскар, Мозамбик, Намибия, Танзания, Эсватини, Көньяк Африка Республикасы Һәм Гонконг) килгәннәр, COVID-19га ПЦР-тест үтеп, 14 көн дәвамында үзизоляция режимында булырга тиеш. Русиянең башка төбәкләре аша транзит белән килүчеләр дә изоляцияләнә. Бу таләп һава суднолары экипажлары әгъзаларына кагылмый.
Шулай ук, Русиянең Баш санитар табибы карары нигезендә COVID-19га лаборатория үзәгенең тискәре нәтиҗәсенең гамәлдә булу вакыты 72 сәгатьтән 48 сәгатькә кадәр кыскартылган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас