

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда "Инвестсәгать"ләр 2018 елның октябреннән үткәрелә башлады. Киңәшмәләрдә барлыгы 396 проект каралды, игълан ителгән инвестицияләр күләме - 815 миллиард сумнан артык. Кичә Уфада «Инвестсәгать"нең йөзенче юбилей утырышы узды.
"Без монда бюрократик киртәләрсез дәүләт һәм бизнес арасында ачык мөнәсәбәтләр урнаштыруны күрәбез, — дип шәрехли Әлфия Кузнецова. - Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру процессларын Радий Фәрит улы тарафыннан шәхси контрольдә тоту бизнесменнарга иртәгесе көнгә ышаныч тоярга һәм үз эшеңне ышанычлырак гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
Производствога инновацияләр кертү процессларын тизләтү барысына да кыска гына вакыт эчендә көндәшле өстенлекләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Беркемгә дә сер түгел, бер яктан, кайчагында искиткеч идеяләр үз бизнес-планнарында белдерә алмый, ә икенче яктан, — матур итеп әзерләнгән барлык проектларның да бюджет, икътисади һәм социаль нәтиҗәлелеге юк. Бюджет нәтиҗәлелеге - бюджетны тулыландыру һәм ныгыту белән бәйле, икътисади нәтиҗәлелек — бу якын арада гына түгел, стратегик перспективада да даими керем китерә ала.
Инвестицион проектларның социаль нәтиҗәлелегенең төп критерие - яңа тотрыклы эш урыннары булдыру һәм лаеклы хезмәт хакы түләү. Башкортстан илнең иң кызыктыргыч инвестицион төбәкләре бишлегенә керде, бу инвесторлар белән нәтиҗәле эш алып барылуын күрсәтә. Бу эшнең нәтиҗәләрен без хәзер үк күрәбез, һәм киләчәктә дә, һичшиксез, күрәчәкбез».