Мария Ситтель "Халыкара кооперация. Һәркемгә дөнья ачып" пленар сессиясендә модератор булып чыгыш ясады. Чара тәмамланганнан соң, телетапшырулар алып баручы берничә сорауга җавап бирде.
– Мин һәр темага, һәр эфирга һәм алдагы көнгә әзерләнәм. Чөнки күп нәрсәне белергә була, ләкин күп нәрсәне онытырга да була. Оятка калмас өчен күп нәрсәне белергә – үзең барган урынның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен искә төшерергә кирәк. Мин инде 20 ел мәгълүмати киңлектә, һәм күп нәрсәне беләм һәм хәтерлим, ләкин башымда нәрсәнедер яңартуны бик мөһим дип саныйм, — дип белдерде Ситтель “Башкортстан панорамасы”на биргән интервьюсында.
“Сезнең Башкортстанда булганыгыз бар идеме?” — дигән сорауга ул: “Юк, мин монда беренче тапкыр”, дип җавап бирде.
— Сез өч сүз белән генә Башкортстанны ничек тасвирлар идегез?
— Таулар, бал, саф һава, — ди Мария Ситтель.
— Хәзер, үзегез монда килгәч, бу исемлек киңәйдеме?
— Искиткеч кешеләр – ачык, җылы, гадәти булмаган кунакчыл. Минем һәрвакыт кешене якыннан беләсем килә — аның күзләренә карыйсы, үз Ватаны, тамырлары белән үзен ничек чагыштыруын тыңлыйсым килә. Шуңа күрә минем өчен, әлбәттә, монда туган һәм озак вакытлар биредә яшәгән кешеләрне ишетү мөһим иде, — дип белдерде талатапшыручылар алып баручы.
Фото: Е. Соколов