Бүген,16 декабрьдә, Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның эшлекле очрашуы узды. Яклар республика предприятиеләре үсеше мәсьәләләре һәм тармак инвестицион проектларына ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.
Очрашу башында Денис Мантуров Башкортстанның сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруда нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте. Республика 2020 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать сәясәтенең Русия рейтингы башында тора.
Быел да төбәк тармакның тотрыклы хәлен саклап калды – гыйнвар–сентябрь айларында сәнәгать җитештерүе индексы, коронавирус пандемиясе шартларында, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 104,6 процентка җитте.
– Үсеш темпларын саклап калу һәм предприятиеләрнең агымдагы бурычларын тиз арада хәл итү өчен без даими рәвештә “Сәнәгать сәгате” форматында тематик киңәшмәләр уздырабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Аларда безнең компанияләрнең системалы мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Моннан тыш, төп корпорацияләр һәм компанияләр белән без профильле ведомствоара комиссияләр оештырдык.
Очрашу кысаларында “Дога” финанс төркеменең инвестиция проектына ярдәм итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. 2019 елда бу башлангычны Башкортстанның Инвестицион комитеты хуплады. Бүгенге көндә инвестицияләр күләме 4,8 миллиард сум булган проект Русия технологик үсеш фондында карала. Без Русия сәнәгатен үстерү фонды белән актив эшлибез. Аның инструментлары ярдәмендә республиканың 27 предприятиесе 9,5 миллиард сум күләмендә ярдәм алды.
Башкортстан Башлыгы Денис Мантуровка Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ягыннан республикага ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм тармакны алга таба үстерү буенча планнар белән таныштырды. Алар арасында – Башкортстанның авиация һәм станоклар төзү кластерларын булдыру һәм төбәкара сәнәгать кооперациясе.
Фото: glavarb.ru