

Төркия эшкуары Кемаль Низиплиоглу Уфада Халыкара бизнес атнасында катнаша. Ул нефть сәнәгате өчен поливинилхлоридтан торбалар җитештерүче компанияне тәкъдим итә.
- Монда, нигездә, инвесторлар өчен уңай шартлар тудыралар. Башкортстанга инвестицияләүдә безнең кызыксыну бар. Без сездә үз производствобызны оештырырга телибез, - диде ул. - Сездә бик кунакчыл кешеләр яши. Биредәге бәрәңге белән итне камырга төргән ризык та бик тәмле. Ничек аталганын белмим.
Нинди ризык икән ул?.. Белмисезме?