

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Республика ата-аналар форумы һәм Башкорт тарихы елын йомгаклау чарасы булды. Көннең икенче өлешендә анда катнашучылар белән республика Башлыгы Радий Хәбиров та очрашты.
- Мондый форматтагы очрашулар безне тагын да берләштерә. Күптән түгел генә, мәсәлән, Акмулла көннәре үткәрдек. Бу да тарихыбызга, телебезгә булган хөрмәтне күрсәтте. Гомумән, мондый чаралар ел дәвамында бик күп булды. Бүген исә башкорт теленең саклану проблемасын күтәрәсе килә. Без күпмилләтле республикада яшибез. Һәм башкорт халкының гына түгел, башка милләтләрнең телен саклап калуга да зур көч салабыз. Мәсәлән, күптән түгел генә Нефтекама шәһәрендә татар полилингваль мәктәбен ачтык. Киләчәктә Мишкә районында шундый ук дәрәҗәдә мари мәктәбе төзүне планлаштырабыз.
2024 елга кадәр республикада 10 башкорт полилингваль мәктәбе булдыру өстендә эшлибез. Мәктәпләрне ачу белән беррәттән, безгә укыту методикасын да уйларга кирәк. Балаларга башкорт телен заманча, кызыклы итеп өйрәтү кирәк.
Кызганычка каршы, бүгенге цивилизация бик күп телләрне юк итә. Көн саен берничә тел юкка чыга, дигәнне дә ишеткән бар. Шуңа да безгә башкорт телен саклап калуга игътибарны киметмәскә кирәк. Әмма бу башлангычка акыл белән килергә, шул ук вакытта таләпчән дә булырга кирәк, - диде республика Башлыгы.