

Хәбәр ителүенчә,18 декабрьдә Башкортстанда предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең вакциналанмаган хезмәткәрләренә карата чикләү чаралары турында республика Баш санитар табибының карары көченә керә. Вакциналауны коллективның кимендә 80 проценты узарга тиеш.
Бүгеннән башлап эш белән тәэмин итүчеләр мәҗбүри вакциналау исемлегенә кергән хезмәткәрләрне эштән читләштерә ала.
Шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның яңартылган Указы нигезендә республикада җәмәгать урыннарында булу бары тик вакциналану турында сертификат, алты ай эчендә коронавирус кичерү яки сәламәтлек буенча вакцина ярамаганлык турында белешмә булган очракта гына тыелмый.
Бакалы районында мәкерле авыруга каршы вакцина ясау тәүдән үк тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Халыкка аңлату эшләрен дәвалау учреждениеләре вәкилләре мөмкин булган чараларның һәммәсен кулланып үткәрә. “Коронавирусның ни дәрәҗәдә мәкерле авыру булуын иң якын кешеләрен югалтканнар яхшы аңлый. Шуңа күрә, нәрсә дисәң дә, әлеге куркыныч афәткә каршы тору өчен үз-үзеңне саклау, вакытында прививка ясату зарур”, - ди район үзәк дәваханәсе шәфкать туташы Диләрә Хлебникова.
Үзәк район дәваханәсендә һәм ФАПларда вакциналау пунктларыннан тыш, мәдәният сараенда да мобиль пункт җәелдерелде. Атна саен өлкәннәр (65+) өчен тонометрлар уйнатыла. Хезмәт ветераннары Ринат Закиров, Гамилә Борһанова, Клара Канарейкина бу медицина приборына ия булдылар инде. Бүгенге көндә районга 20 419 доза вакцина кайтарылган, 16 536 кешегә - беренче компонент, 15 377 кешегә тулысынча вакцина ясалган. Бакалы районында яшәүче 1800гә якын кеше ревакциналау үткән. Район үзәк дәваханәсендә 4 төрдәге («Гам-КОВИД-Вак», «ЭпиВакКорона», «КовиВак», «Спутник Лайт») вакциналар җитәрлек.
Автор фотосы.