+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 декабрь 2021, 09:34

Вакцина нәтиҗәсе - авыручылар саны кискен кимеде

Коронавирус инфекциясе белән көрәшне аеруча актив алып барган районнар арасында Дүртөйле дә бар. Биредә бүгенгә вакциналау планы 103 процентка җиткерелеп үтәлгән.

Вакцина нәтиҗәсе - авыручылар саны кискен кимедеВакцина нәтиҗәсе - авыручылар саны кискен кимеде
Вакцина нәтиҗәсе - авыручылар саны кискен кимеде
Дүртөйле үзәк район дәваханәсе каршында ковид-госпиталь ачылгач, биредә өч дистәгә якын койка-урын булдырылган иде.

- Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина барлыкка килгәнче, ковид-госпиталь шыгрым тулы иде. Бик авыр хәлдә китерелгән пациентлар күп булды. Авыруны бернинди дарулар һәм чаралар белән дә коткарып калып булмаган чакларда нинди җан әрнүе кичерүне сүзләр белән генә аңлатырлык түгел, - ди ковид-госпитальдә хезмәт салган табиблар һәм шәфкать туташлары. - Ковидка каршы вакцина булдырылгач, хәлләр тотрыклыланды. Авырулар саны кискен кимү сәбәпле, быел ноябрь аенда ковид-госпиталь ябылды. Хәзер Дүртөйле поликлиникасында “кызыл зона” гына эшен дәвам итә.

Таҗлы вирус йоктырып авыручылар саны кимүе күңелле яңалык, әлбәттә. Әмма әле уяулыкны югалтырга ярамый: ярты ел саен ревакциналауга бару хакында онытмагыз, дуслар!

Фото: kcrb26.ru

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас