+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
19 декабрь 2021, 09:55
Башкортстан һәм Казахстан предприятиеләре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар
Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Премьер-министры Әскар Мамин катнашлыгында ике республика предприятиеләре хезмәттәшлек турында берничә килешү төзеде.
Башкортстан һәм Казахстан предприятиеләре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар
Имзалау Уфаның «Торатау» конгресс-холлында Халыкара бизнес атнасы мәйданчыгында узды.
«Башкортстан сода компаниясе» генеральный директоры Эдуард Давыдов һәм Казахстанның «Каустик» идарәсе рәисе Ермек Токмагамбәтов «Павлодар» махсус икътисади зонасында (Казахстан) химия кластеры булдыру проектын гамәлгә ашыруның төп принциплары турында килешүгә кул куйдылар. Анда титан-цирконий яткылыклары чималын нәтиҗәле комплекслы эшкәртүне тәэмин итәчәк берничә югары технологияле производство оештырырга ниятлиләр. Фаразланган инвестицияләр күләме 1 миллиард доллар булган проект 1 240 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, химия һәм лак-буяу сәнәгатенең төп өлкәләрендә импортны алыштыруны тәэмин итәчәк. Аерым алганда, проект кысаларында БДБда цирконий оксихлоридын чыгару буенча бердәнбер җитештерү комплексы барлыкка киләчәк.
«ОргНефтеГаз» республика фәнни-җитештерү берләшмәсе генеральный директоры Владислав Жданов һәм Qazaq National Product Казахстан компаниясе идарәсе әгъзасы Адил Упабәков нефть-газ тармагы предприятиеләре өчен инженерлык хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Хәләл индустриясен үстерү буенча республика үзәге директоры Илнур Мөхәммәтҗанов һәм Казахстан стандартлаштыру һәм метрология институты (КазСтандарт) генеральный директоры Габит Мөхәмбәтов «Хәләл» продукциясен сертификатлау өлкәсендә меморандум имзаладылар.
Тагын бер хезмәттәшлек турындагы меморандумга Казстандарт Башкортстанда стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге белән кул куелды.
Шулай ук Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов һәм Казахстанның Хәләл индустриясе ассоциациясе рәисе Марат Сарсенбаев «Хәләл» продукциясен сату һәм сертификатлау өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Тагын ике документ азык-төлек өлкәсендә хезмәттәшлекне күз уңында тота. Башкортстанның «Бәйрәм» сәүдә челтәре һәм Казахстанның «Адал-Ас Trade» компаниясе азык-төлек товарлары белән тәэмин итү турында килешү имзаладылар. Ә «Зур-Базар» республика сәүдә йорты һәм Казахстаннан «Экофрукт» компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү турында килешү төзеде.
«Эшче кием комбинаты» генеральный директоры Дмитрий Басов һәм «Алмата ХБК» директоры урынбасары Жантас Асканбаев текстиль продукциясен тегү һәм китерү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Фото:
https://glavarb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"