+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 декабрь 2021, 07:35

Радий Хәбиров: "Безнең хезмәттәшлек уңышлы булыр дип ышанам"

Халыкара бизнес атнасында Башкортстан һәм Казахстан хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров: "Безнең хезмәттәшлек уңышлы булыр дип ышанам"Радий Хәбиров: "Безнең хезмәттәшлек уңышлы булыр дип ышанам"
Радий Хәбиров: "Безнең хезмәттәшлек уңышлы булыр дип ышанам"

Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Премьер-министры Әскар Мамин ике республиканың икътисади хезмәттәшлегенә багышланган бизнес-диалогта катнаштылар. Фикер алышу Халыкара бизнес атнасы кысаларында узды.
Бизнес-диалогны ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфага эш сәфәре белән килгән Казахстан делегациясен сәламләде һәм республиканың тугандаш дәүләт белән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде.
- Сәфәр нәтиҗәләре буенча без юл картасын әзерләдек, даими эшләүче эшче төркем булдырдык. Бераз гына вакыт узса да, Башкортстан белән Казахстан ишекләре һәм базарлары акрынлап бер-берсенә ачыла, дип зур канәгатьләнү белән әйтә алам. Без инде республиканың кайбер предприятиеләренең Казахстан компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә башлавын билгели алабыз.
Тагын бер проект – Казахстанда «Башкортстан сода компаниясе» катнашлыгында «Павлодар» махсус икътисади зонасы территориясендә Зур химия кластеры булдыру. Бу проектның перспективалары зур, һәм без алар белән җитди шөгыльләнәчәкбез. Анда шактый күләмдә инвестицияләр кертү күз уңында тотыла, - диде Радий Хәбиров.

Казахстан Премьер-министры Әскар Мамин Башкортстанга сәфәр ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытачак һәм республикалар арасында товар әйләнеше үсешенә булышлык итәчәк, дип ышаныч белдерде.
- Башкортстан Казахстан белән Русиянең стратегик партнерлыгында аерым урын алып тора. Республика делегациясенең сәфәре нәтиҗәләре буенча 2022-24 елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча расланган Юл картасы безнең арадагы сәүдә-икътисади элемтәләрне алга таба үстерүнең ышанычлы механизмы, бизнес-даирәләр өчен озак сроклы берничә перспектив өлкәдәге мөмкинлекләрнең тирәнлеге турында мөһим билге булып тора, - дип ассызыклады Әскар Мамин.
Казахстан Премьер-министры хәбәр иткәнчә, хезмәттәшлекне ныгыту сәүдә күрсәткечләрен динамик рәвештә тергезүдә дә чагылыш таба. Шулай итеп, 2021 елның 10 аенда Башкортстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 32 процентка арткан һәм 300 миллион доллардан артып киткән. Бу пандемиягә кадәр булган күрсәткечләрдән 10 процентка югары.
Бизнес-диалогка йомгак ясап, Казахстан Премьер-министры Әскар Мамин аның иле Башкортстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар бирә, дип билгеләп үтте.

– Бүгенге килешүләр һәм имзаланган килешүләр безнең мөнәсәбәтләрне ныгыту күзлегеннән мөһим. Конкрет бизнес-проектлар билгеләнде. Без ике як өчен дә зур кызыксыну күрәбез, - диде Әскар Мамин. - Хезмәттәшлекнең яңа өлкәләре турында фикер алышабыз һәм товар әйләнешен арттыру өчен потенциал зур булуын аңлыйбыз. Шуңа күрә аның күләме 300 миллион долларны башлангыч нокта дип саныйбыз.
– Без киләчәккә зур өмет белән карыйбыз. Дөрес юнәлеш алдык - товар әйләнешен арттыру гына түгел, ә барыннан да элек предприятиеләр арасында тирән кооперацияне җайга салу. Өстәвенә, төрле тармакларда – сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Бизнесне алып бару сине аңлаган, ачык йөз белән кабул иткән, синең белән бер телдә сөйләшкән җирдә җиңел, диләр. Безнең хезмәттәшлек уңышка ирешер дип ышанам.


Фото: https://glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас