+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 декабрь 2021, 13:55

“Роспотребнадзор” тикшерүләре башланды

Бүгеннән “Роспотребнадзор” белгечләре Башкортстан предприятиеләре тарафыннан Баш дәүләт санитар табибының икътисадның кайбер тармаклары хезмәткәрләренә мәҗбүри вакциналау үткәрү турындагы карарының үтәлешен тикшерә башлады.  

“Роспотребнадзор” тикшерүләре башланды“Роспотребнадзор” тикшерүләре башланды
“Роспотребнадзор” тикшерүләре башланды

Бүгеннән “Роспотребнадзор” белгечләре Башкортстан предприятиеләре тарафыннан Баш дәүләт санитар табибының икътисадның кайбер тармаклары хезмәткәрләренә мәҗбүри вакциналау үткәрү турындагы карарының үтәлешен тикшерә башлады.

Бу хакта “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

Шуны искәртик: әлеге карар нигезендә эш бирүчеләр хезмәт хакын сакламыйча, эш урынына вакциналанмаган хезмәткәрләрне кертмәскә хокуклы. Тикшерү нәтиҗәләре буенча таләпне бозучы оешмаларга карата административ йогынты чаралары күреләчәк, предприятиенең эшчәнлеген 90 көнгә кадәр туктатып торуга кадәр.

11 ноябрьдә Анна Казак сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен мәҗбүри вакциналау турында тагын бер карарга кул куйды. 30 декабрьгә кадәр прививканы район оешмалары хезмәткәрләренең кимендә 80 проценты ясатырга тиеш.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/148427.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас