+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 декабрь 2021, 15:55

Йортлар якты һәм җылы булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башкирэнерго» җәмгыятенең 110 кВт куәтле «Романовка» подстанциясе эшенә старт бирде.

Йортлар якты һәм җылы булачакЙортлар якты һәм җылы булачак
Йортлар якты һәм җылы булачак

Яңа объект башкаланың Дим бистәсе, Уфа районының Романовка, Мармылово һәм Ветошниково торак пунктларында, шулай ук Агыйдел аръягы перспективалы территориясендә төзелә торган торак комплексларда көнкүреш һәм сәнәгать кулланучыларын электр энергиясе белән тәэмин итәчәк.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Уфа агломерациясе өчен мөһим объектны эшләтеп җибәрү Энергетиклар көне алдыннан булды. Моннан тыш, быел Башкортстан энергосистемасы 90 еллыгын билгеләп үтә.

- «Романовка» подстанциясе Башкортстанда 110 киловольт куәтле 372нче объект булды. Ул торак төзелеше, коммуналь инфраструктура, җитештерү куәтләрен үстерүдә мөһим әһәмияткә ия. «Стимул» федераль программасы кысаларында без әлеге перспектив территория өчен суүткәргечләр һәм канализация төзибез. Бу 2 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк, аларда 70 меңнән артык кеше яшәячәк, – диде Радий Хәбиров. - Хөрмәтле энергетиклар! Бу подстанция өчен зур рәхмәт сезгә. Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Уңышлар һәм сәламәтлек телим!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас