+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 декабрь 2021, 04:35

“Бу — законлы карар. Аны үтәргә кирәк!”

“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе предприятиеләрдә тикшерүләр башлаячак.

“Бу — законлы карар. Аны үтәргә кирәк!”“Бу — законлы карар. Аны үтәргә кирәк!”
“Бу — законлы карар. Аны үтәргә кирәк!”
Яңа елга кадәр Башкортстанда коронавируска каршы Указга үзгәрешләр кертелмәячәк. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә белдерде. Шулай ук ул вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга һәм “Роспотребнадзор”ның урындагы идарәсе җитәкчесе Анна Казакка “Омикрон” коронавирус штаммы таралу куркынычына бәйле хәлне контрольдә тотарга кушты.

Халыкны Covid-19га каршы вакциналауга килгәндә, Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, агымдагы темпларны саклап калганда, республика коллектив иммунитетка февраль­нең беренче көннәрендә үк ирешә ала.
Сәламәтлек саклау министры Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүен хәбәр итте. Әйтик, соңгы атнада яңа авырулар саны, узган атна белән чагыштырганда, 13 процентка азайган. Соңгы тәүлектә республикада 490 ковид белән авыручы теркәлгән, инфекция йоктыручыларның гомум саны 117783 кешегә җиткән. 6535 пациент йорт шартларында дәва­лана, 269 кеше дәваханәгә салынган. 18 авыруның хәлен табиблар авыр дип бәяли, алар реа­нимациядә.
Хәзерге вакытта республикага 4 төр вакцинаның 2735658 дозасы кайтарылган. Беренче компонент белән халыкның 86 проценты һәм өлкән кешеләрнең 68 проценты прививка ясаткан. 1955796 кеше вак­циналануны тулысынча тө­гәлләгән.
Бүгенге көндә Башкортстанда грипп һәм ОРВИ буенча карантинга 16 мәктәп тулысынча ябылган, дип хәбәр итте баш санитар табиб Анна Казак. Грипп һәм ОРВИ белән ешрак 7 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар авырый. Башкортстанда барлыгы 46 меңнән артык зарарлану очрагы теркәлгән, шуларның 52,3 проценты балаларга туры килә.
Башкортстан буенча баш дәүләт санитар табибы карары үтәлешенә контроль көчәйтелә. “Бу атнада ук предприятиеләргә 40 рейд планлаштырдык”, — диде Анна Казак. Республика пред­приятиеләрендә тикшерүләр Яңа ел бәйрәмнәрендә дә дәвам итәчәк. Нәтиҗәләре ведомство сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. “Сез вакциналанмаган кешеләрне эштән читләштерү турындагы карарны гамәлгә ашыра башлыйсыз. Шуңа бәйле рәвештә, гражданнарның аерым катего­рияләренә эпидемия күрсәткечләре буенча COVID-19га каршы профилактик прививкалар үткәрү турындагы карар үтәлмәсә, предприятие өчен дә тиешле нәтиҗәләр ясалырга мөмкин, — дип белдерде Радий Хәбиров. — Монда беркем дә шаяртырга җыенмый. Бу — законлы карар, шуңа күрә аны үтәргә кирәк”.
Анна Казак аңлатуынча, бу карарны үтәмәү, шул исәптән материалларны судка тапшыру предприятие эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору турында карар кабул ителү белән яный.
13-19 декабрьдә республика юлларында 81 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 101 кеше зыян күргән, 12 кеше һәлак булган. Бер ел эчендә Башкортстанда 464 кеше аварияләр корбаны булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 28 кешегә күбрәк. Оператив киңәшмәдә статистика мәгълүматларын транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев җиткерде. Бер атна эчендә ЮХХДИ хезмәткәрләре 240 исерек шоферны тоткарлаган, аларның дүртесе юл-транспорт һәлакәте ясаган. Ел башыннан исерек хәлдә тоткарланган машина йөртү­челәрнең гомум саны 13772 кеше тәшкил иткән, шуларның 200е аварияләргә сәбәпче булган.
Башкортстанда 11 муниципалитет 2022-26 елларга исәпләнгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программага эләкмәгән. Бу хакта киңәшмәдә республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте. Болар — Архангель, Балтач, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Зианчура, Кыйгы, Мәләвез, Чакмагыш районнары, шулай ук Октябрьский һәм Күмертау шәһәрләре. Радий Хәбиров әлеге шәһәрләрнең һәм районнарның ни өчен федераль программага кермәүләренә аңлатма бирүне таләп итте. Төбәк Башлыгы белдерүенчә, кагыйдә буларак, районнарга эш сәфәре вакытында муниципалитет башлыклары аңа иң элек “җимерек” мәктәпләрне күрсәтә.
Федераль программага Башкортстаннан әлегә 365 мәктәп тәкъдим ителгән. Аларның 80е киләсе һәм 2023 елларда ук Русия казнасыннан акча алачак. Финанслау күләме 4 миллиард сумнан артык булачак. Алга таба объектлар буенча өстәмә заявкалар җыелырга тиеш. Элегрәк республикада һәр бишенче мәктәпкә капиталь ремонт таләп ителә, дип хәбәр ителгән иде.
Киңәшмәдә Яңа ел бәй­рәм­нәрендә хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас