

Республика өстеннән төньяк Атлантика циклоны үтүе һава торышының кисәк үзгәрүенә сәбәпче булачак, дип хәбәр итә Башгидромет синоптиклары.
21 декабрьдә аның алгы өлешендә җепшек кар явачак, көчле җил вакытында буран чыгачак, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына юеш кар ябышачак. Юлларга кар салачак, бозлавык булуы көтелә. Һава температурасы төнлә һәм көндез +1, -4°.
Атна уртасыннан циклонның тыл өлешендә көчле агым белән салкыннар башланачак. Пәнҗешәмбегә (23 декабрь) һава температурасы төнлә -14,-19° градуска кадәр түбәнәячәк, аязытканда -24° градуска кадәр, көндез -11,-16° кадәр, урыны белән -21°. Явым-төшем кимиячәк. Атна ахырына салкыннар көчәячәк.
Бу көннәрдә шәһәрләрнең коммуналь хезмәтенә генә түгел, авылдагы көрәкле абзыйларга эш күбәйде. Ә шулай да, узган җәйдә корылыктан җәфа чиккән җиргә яусын әле кар, дип сөенә алар.
Фото: Рәүзия ӘХМӘТШИНА.