+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 декабрь 2021, 07:00

Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?

21 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча чираттагы киңәшмә уздырды, ул 2024 билгеләп үтеләчәк. Көн тәртибендә - башкала паркларын, скверларын һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү, шулай ук әлеге истәлекле көнгә Уфада файдалануга тапшырырга ниятләгән төп объектларны проектлау һәм төзү.

Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?
Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?

Республика Башлыгының иҗтимагый киңлекләрне һәм шәһәр мохитен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ольга Сарапулова инде 2022 елда ук нинди шәһәр территорияләрен үзгәртә башлаячаклары турында сөйләде.

- Уфада шәһәр халкын һәм Башкортстан башкаласы кунакларын җәлеп итү үзәкләре булачак берничә мәйданчык әзерләдек, алар шәһәрнең йөзен бизәп, яңа визит карточкасы булачак, - диде Ольга Сарапулова. - Сүз Уфаның тарихи үзәге турында гына бармый. Планда - ерактагы территорияләрне төзекләндерү: Дим районында «Үзәк» парк, Орджоникидзе районындагы Нефтехимиклар паркы, Инорстагы Тёплое күле һәм башкалар.

- Эш масштабы бик зур. Иң мөһиме – шәһәрдә яшәүчеләрнең төзекләндерү проектлары буенча фикер алышуда катнашуы, - диде Радий Хәбиров. - Бу парклар һәм скверларны без, барыннан да элек, уфалылар өчен булдырабыз, шуңа күрә халык аларның йорты янында ниләр булачагын белергә тиеш.

- Моннан тыш, 2024 елга кадәр без Уфаның тарихи үзәгендә урам инфраструктурасын реконструкцияләүне планлаштырабыз, - дип хәбәр итте Ольга Сарапулова. - Урамнар автомобильчеләр, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен уңайлырак булачак.

Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, төзекләндереләчәк парклар һәм скверлар янында урнашкан күпфатирлы йортларның фасадларын, шулай ук күперләрнең, биналарның һәм урамнарның архитектура-сәнгать яктырткычларын ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас