+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 декабрь 2021, 10:20

Путин яшәү өчен нинди шәһәрне сайлый?

Матбугат конференциясендә Владимир Путинның кайда яшәргә теләве белән дә кызыксындылар.

Путин яшәү өчен нинди шәһәрне сайлый?Путин яшәү өчен нинди шәһәрне сайлый?
Путин яшәү өчен нинди шәһәрне сайлый?
Матбугат конференциясендә Владимир Путиннан, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан тыш, кайсы шәһәрдә яшәргә теләвен сорадылар.
“Мәскәү дә, Санкт-Петербург та минем өчен якын шәһәрләр. Берсендә туып-үстем, икенчесендә яшим. Сез сорагач та, иң башта Петербургны күз алдына китердем. Бездә эре шәһәрләр дә, кечеләре дә зур тизлектә үсә. Әлбәттә, без бәләкәй шәһәрләргә дә ярдәм күрсәтергә тырышабыз”, — диде Владимир Путин.

Путин фикеренчә, Русиядә матур һәм лаеклы урыннар җитәрлек, анда кешеләр үзләрен яхшы хис итә. Мисал итеп ул Краснодар, Кырым төбәкләре шәһәрләрен һәм илнең көньягын китерде.

Президент фикеренчә, кече шәһәрләр үсешенә игътибар бирү мөһим. Ул хәзер хакимиятләрнең бу шәһәрләрдә инфраструктура үсешенә һәм тулаем территориянең барлык транспорт төрләре белән бәйләнешен арттыруга аерым көч куюын билгеләп үтте.

 
Фото: kremlin.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас