Илнең халыкара мәгарифне һәм фәнне ныгытуга, мәдәниятне үстерүгә, төп халыклар традицияләрен саклауга керткән өлеше турында сөйләгәндә, Русия чит илләр эшләре министры Башкортстан казанышларын да билгеләп үтте.
- Глобаль геопарклар программасы кысаларында эшчәнлегебезгә лаеклы башлангыч бирелде. ЮНЕСКО башкарма советы Башкортстанда "Янгантау" беренче Русия геопаркын булдыруны раслады, - дип ассызыклады Сергей Лавров. - Уфада дөнья халыкларының VI Бөтендөнья фольклориадасын уңышлы үтүен дә билгеләп китәбез.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, республика ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлек итә, туган якның уникаль табигатен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән масштаблы проектлар белән алга таба да халыклар арасында гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертүне дәвам итәчәк.
Комиссия утырышында Русия чит илләр эшләр министры Сергей Лавров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка "Янгантау" геопаркына ЮНЕСКО Глобаль геопаркы статусын бирү турында сертификат тапшырды.
- Бу энтузиастларның - профессор Лариса Николаевна Белан һәм «Янгантау» шифаханәсе директоры Альфред Рәшит улы Акбашев җитәкчелегендәге республика галимнәренең зур эш нәтиҗәсе, - диде Радий Хәбиров. - Безнең “Янгантау” ЮНЕСКОның Глобаль геопаркы статусын 2020 елда ук алды, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында сертификатларны тапшыра алмадылар.
Фото: glavarb.ru