+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 декабрь 2021, 13:37

"Русиядә авылларны үстерүнең социаль программасы бар"

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин 17нче зур матбугат конференциясендә белдерде.

"Русиядә авылларны үстерүнең социаль программасы бар""Русиядә авылларны үстерүнең социаль программасы бар"
"Русиядә авылларны үстерүнең социаль программасы бар"

Ул ОТР хәбәрчесе Ольга Арсланованың хакимиятләрнең Русия авылларына игътибар бирәчәге турындагы соравына шулай җавап бирде.

Хәбәрче билгеләп үткәнчә, авылларда хәлләр мәрәкә булып китә: бәдрәфләр, суүткәргечләр дә булмаса да, тиз арада интернет үткәреп куялар.

Дәүләт башлыгы, үз чиратында, авыллар проблемасының гомумдәүләт проектларда да чагылуын ассызыклады. "Авыл соңгы елларда күрсәткечләрне үзгәртә. Без инде мәктәпләрне яңарту программасы турында искә төшердек. Авылда бу эшне тиз арада башкарачаклар. Интернетка килгәндә, әлбәттә, гади әйберләр турында уйларга да була, әмма интернетны да ерактагы төбәкләрдә һәм кече торак пунктларда да тәэмин итәргә кирәк. Өстәмә акча каралган", - дип белдерде дәүләт башлыгы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас