

Берничә минут элек Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында Пресс-конференция башланды. Тәүге сорауны ИНТЕРФАКС мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Терехов бирде.- Коронавирус дөнья икътисадына зур йогынты ясады. Әлеге хәлләр, чыннан да, сугышны хәтерләтә. Ил икътисадын яңадан ничек тергезергә? Шушы кризистан ничек чыгарга? Монда вакциналау гына ярдәм итәме? Үзәк банкның бу сугышта эшчәнлеге нинди?
- Бүген без бөтен дөнья белән коронавируска каршы көрәшәбез. Әле аның яңа штаммы килеп чыкты. Галимнәр Көньяк Африкада моның буенча эшли. Коронавирус керткән үзенчәлекләр Русия икътисадына да кагылды. Әмма бездә хәлләр башка икътисади яктан нык алга киткән илләргә караганда яхшырак. Бездә икътисад күрсәткечләренең түбәнәюе аз булды. Шул ук вакытта, югалтуларны да тиз арада тергездек. Сәнәгать - 5 процентка күтәрелде, инвестицияләр 6 процентка артты һәм башкалар. Төзелеш бу елда үсеш алды, 90 миллион квадрат метр мәйданда торак тапшырылды. Бу Русия тарихында беренчегә шундый күрсәткеч. Эш хакы үсә. Эшсезлекне пандемиягә кадәр булган күрсәткечкә җиткерергә тиеш идек. Ул вакытта 4,7 иде, хәзер 4,3кә калды.
Дәүләтнең тышкы бурычлары кыскарды. Халыкара резервлар үсте. Халыкның тормыш сыйфаты үсә. Әмма гомер озынлыгы кыскарды. Бу - пандемия нәтиҗәсе.Демография начаралана. 146 миллион кеше безнең илгә аз. Бу эшче кулларның да азаюын күрсәтә. 2024-30 елларга безгә моны үстерергә кирәк.
Шул ук вакытта без инфраструктураны үстерүгә зур көч салабыз. 500 миллиард сум бу юнәлешкә турыдан-туры китеп бара, гомумдәүләт программалары да зур чыгымнар таләп итә. Үсешнең тагын бер үзенчәлеге хезмәт җитештерүчәнлеге зур адымнар белән алга атлый.
Вакциналау башка илләрдә дә түбән. Бездә әле 59,4 процент тәшкил итә. Монда авырып терелгәннәр дә, вакцина ясатканнар да керә. Бу гына җитми. Безгә 80 процентка ирешергә кирәк, - диде Владимир Путин.
Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин Президент сүзләреннән чыгып, республикада торак төзелеше турында хәлләрне белдерә: - Русия Федерациясе территориясендә хәзерге вакытта торак төзелешенең рекордлы темплары күзәтелә. Монда Башкортстан Республикасының да өлеше бар. 2021 елның 11 ай нәтиҗәләре буенча республикада 2 600 мең квадрат метрдан артык торак сафка кертелде. Бу 2020 елга караганда 24 процентка күбрәк. Башкортстан торак төзелеше күләме буенча Русиядә - 6нчы урында һәм Идел буе федераль округында 1нче урында тора. Бүгенгә без 2021 елга планны арттырып үтәдек һәм күрсәткечләрне арттыруны дәвам итәбез. Әлеге нәтиҗәләргә, һичшиксез, Русия Хөкүмәтенең соңгы елларда торак төзелешенә ярдәм итү һәм стимуллаштыру буенча кабул ителгән моңарчы күрелмәгән чаралары ярдәм итте. Бу ипотека кредитлавына да, инженерлык инфраструктурасын тәэмин итү чараларына да кагыла. Шулай ук Башкортстан Республикасында алданган өлешчеләрнең хокукларын тергезү эше дәвам итә. Бүгенгә алар 4 мең тирәсе, 111 проблемалы объект бар. Безнең алда 2024 елга алданган өлешчеләр проблемасын тулысынча хәл итү бурычы тора, - диде ул.