+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 декабрь 2021, 04:57

Уку йортларында - куркыныч хәл!

Кичә Уфада берничә уку йортыннан студентларны һәм укучыларны күпләп эвакуацияләделәр.

Уку йортларында - куркыныч хәл!Уку йортларында - куркыныч хәл!
Уку йортларында - куркыныч хәл!

Мәгариф учреждениеләрендә ашыгыч хезмәтләр эшләде.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, 22 декабрьдә УДАТУның барлык корпусларыннан студентлар һәм хезмәткәрләрне ашыгыч эвакуацияләү булган. Бинада янгын сигнализациясе эшләгәне билгеле.

Шул ук вакытта 91нче гимназия бинасыннан укучыларга һәм укытучыларга чыгып китәргә туры килгән. Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларга караганда, соңрак 1нче лицейда, 3нче һәм 39нчы гимназияләрдә, 44, 41, 18, 126, 69, 5, 35 санлы мәктәпләрдә сигнализация эшли башлаган. Балалар мәктәптән рюкзакларын һәм шәхси әйберләрен калдырып, кемдер алмаш аяк киеме белән генә чыгып йөгергән.

Биналарга шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре килгән. Этләр белән кинологлар белем бирү учреждениеләре биналарын тикшергән. Бу хәлләрнең сәбәпләре һәм шартлары аныклана.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас