

Кичә иртән Уфада 11 яшьлек укучы малай өстенә 5 катлы йорттан боз ишелеп төшкән. Бу хакта шәһәрнең Гражданнарны саклау идарәсе хәбәр итте.
Әлеге ведомствода аңлатуларынча, бәхетсезлек очрагы Черниковкада булган. Боз Интернациональ урам, 129 адресы буенча урнашкан торак бинадан килеп төшә, бу вакытта биредән мәктәпкә баручы бала узып барган була.
Бәхеткә, ул исән кала. Әмма җәрәхәтләр ала, шуңа да карамастан, мәктәпкә барып җитә, әти-әнисе малайны дәваханәгә алып китә.
Балагызның мәктәпкә бару юлын алдан планлаштырып, хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерергә онытмадыгызмы?
Фото: ufa112.ru