Бүген 07:00 сәгатьтә (урындагы вакыт) «Урал» М-5 федераль трассасының Ырынбур өлкәсендә, Татарстан, Башкортстан республикаларында юлның 1194нче километрыннан (Самара белән чиктәш) 1363нче километр (Иске Богады янында) участогында пассажир автобуслары, маршрут таксилары, җиңел таксилар, йөк транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча чикләүләр кертелде.
Юлдагы штаттан тыш хәлләр турында «Приуралье» юллар идарәсенең тәүлек буе кизү-диспетчерлык хезмәте номерына шалтыратып хәбәр итәргә була: +7(347) 286-07-18.
Фото: 74.ru