+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 декабрь 2021, 15:00

Юлда хәлләр ничек?

Р-240 трассасында хәрәкәт тәнәфесе 20:00гә кадәр гамәлдә, "Урал" М-5тә хәрәкәтне чикләү 22:00гә кадәр озайтылган. М-7дә бетерелгән.

Юлда хәлләр ничек?Юлда хәлләр ничек?
Юлда хәлләр ничек?
Башкортстан Республикасы территориясендә барлык типтагы транспорт чаралары өчен хәрәкәтне туктату түбәндәге трассаларда кертелде:

- Р-240 трассасында 17нче километрдан (аэропортка борылыш) 280нче километрга кадәр.

Пассажир автобуслары, маршрут таксилары, җиңел таксилар, йөк транспорты өчен хәрәкәтне чикләү озайтылды:

- М-5 «Урал» 1194нче (Самара өлкәсе белән чик) - 1281нче (Октябрьский) һәм 1363нче километрдан (Иске Богады) 1548нчегә кадәр (Чиләбе өлкәсе белән чик).

Исегезгә төшерәбез: бүген иртәннән М-5, М-7, Р-240 Ырынбур федераль трассаларында буран сәбәпле транспорт хәрәкәтенә чикләү кертелгән иде. Ул пассажир автобуслары, маршрут таксилары, җиңел таксилар, йөк транспортына кагылды. Хәзерге вакытка чикләүләр гамәлдә кала, алар М-7 федераль юлында гына бетерелде.

фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас