+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 декабрь 2021, 10:10

Юлларда аварияләр саны арта

Ике көн инде республикада буран котыра. Юлларда хәлләр яхшы түгел.

Юлларда аварияләр саны артаЮлларда аварияләр саны арта
Юлларда аварияләр саны арта
Кырмыскалы районында Р-240 трассасында 22 автотранспорт чарасы катнашлыгында юл-транспорт һәлакате булган, аларның 4се - йөк машинасы.

Авария нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган, 5 кеше җәрәхәтләнгән (алар дәвалау оешмаларына китерелгән). Урында өч ЮХХДИ экипажы, "Дортрансстрой" , МЧС хезмәткәрләре эшли. ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан реверсив хәрәкәт оештырылган.

Башкортстан территориясендә М-5 "Урал" федераль әһәмияттәге гомум файдаланудагы автомобиль юллары участокларында 1281нче километрдан 1363нче километрга кадәр, М-7 "Волга"да - 1194нче километрдан 1230нчы километрга кадәр, 1305тән 1331нче километрга кадәр, Р-240 "Уфа - Ырынбур" трассасында Уфадан көнбатыштан урау юлыннан 27нче километрга кадәр хәрәкәт чикләнгән.

Туймазы шәһәре янында трассада юл тыгыны барлыкка килгән. Урында коткаручылар эшли.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас