

Бүген каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган атналык видеоселектор киңәшмәсендә республика Премьер-министры Андрей Назаров каты көнкүреш калдыкларын җыю реформасын тормышка ашыруга еллык йомгак ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, билгеле бер кыенлыкларга карамастан, быел бу юнәлеш буенча күп эшләр башкарылды. Бүгенге көндә республикада барлык торак пунктларда (3820) калдыкларны чыгару хезмәте оештырылган. Барлык муниципалитетларда контейнер мәйданчыклары төзелгән һәм контейнерлар урнаштырылган.
- Шул ук вакытта сораулар да күп. Барыннан да элек, бу - чүп чыгаруның системалылыгы һәм сыйфаты. Безгә санкцияләнмәгән чүп-чарларны бетерү буенча зур эш башкарырга туры киләчәк. 2024 елга 1551 чүплекне бетерергә кирәк. Шулай ук калдыкларны сортларга аеру, эшкәртү өчен инфраструктура булдыру эшен көчәйтергә, - дип ассызыклады Андрей Назаров. - Шуны билгеләп үтәм, реформаны кертүнең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча Русия экология операторы тарафыннан "Яшел рейтинг" булдырылды, Русия Федерациясенең 85 субъекты арасында Башкортстан 35нче позициядә. Лидерлар Мәскәү, Ярославль, Түбән Новгород, Калуга һәм Тула өлкәләре булды.
Шулай ук узган атнада Русия экология операторы тагын бер "Яшел рейтинг" бастырды, тик инде төбәк операторлары гына. «Экология Т» җәмгыятенең 167 катнашучысы Русиянең иң яхшы 10 төбәк операторы исәбенә керде. Әлеге төбәк операторы эшчәнлеге зонасында эшләү федераль дәрәҗәдә бәяләнгән.
Табигатьтән файдалану министры Урал Искәндәров хәбәр иткәнчә, быел да халыкның төп шикаятьләре элеккечә кала: чүп-чарны вакытында чыгармау, контейнерларның тулып чыгарылмавы, стихияле чүплекләр оешу, контейнерларның җитәрлек булмавы, кайбер районнарда капчыкларда җыелу. Контейнер мәйданчыгын сыйфатлы тоту мәсьәләсен хәл итү өчен «ТКО-Башкортостан» автоматлаштырылган системасына кертелгән контейнер мәйданчыкларыннан калдыкларны җыюның 2 сәгатьлек интервалы булган график эшләнде. Бу эш киләсе елның 20 гыйнварыннан башлана.