+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 декабрь 2021, 08:50

2022 - Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы

2022 ел Башкортстанда "Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы" дип игълан ителде, дип хәбәр итте бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

2022 - Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы2022 - Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы
2022 - Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы
"Монда мантыйк бар —искиткеч яхшы уздырылган WorldSkills фонында (анда безнең команда яхшы чыгыш ясады) без һөнәри белем бирү системасы белән тагын да активрак эшләргә кирәклегенә игътибар иттек. Республикада 96 колледж бар. Безгә һөнәри белем бирүне модернизацияләү турында әйбәтләп уйларга кирәк.

Әле Уфада һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү федераль үзәген ачу турында Русия Хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барабыз. Без моңа ярдәм алырбыз дип өметләнәбез, һәм бу, һичшиксез, һөнәри белем бирү үсешенә этәргеч бирәчәк. Урта махсус белем бирү уку йортлары тулай торакларында да яхшы шартлар тудырырга кирәк, әмма беренче чиратта укыту-җитештерү базасын модернизацияләү зарур.

Моннан тыш, киләсе елда без лаеклы хезмәт шартлары тудыручы (шул исәптән иң төп күрсәткеч — хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, шулай ук травматизм бәяләнәчәк) предприятиеләр җитәкчеләренә ярдәм итүнең юридик һәм финанс механизмнарын уйлыйбыз", — диде Радий Хәбиров.

Фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас