+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 декабрь 2021, 15:50

“Без сыйфатлы транспорт инфраструктурасы булдырачакбыз!"

Радий Хәбиров башкаладагы транспорт реформасына кагылышлы мәсьәләгә карата мөнәсәбәтен белдерде.

“Без сыйфатлы транспорт инфраструктурасы булдырачакбыз!"“Без сыйфатлы транспорт инфраструктурасы булдырачакбыз!"
“Без сыйфатлы транспорт инфраструктурасы булдырачакбыз!"
"Кайберәүләр без башкарган эшләр белән риза түгел. Сез хәзер тукталышка зур тизлектә килеп туктаган "ПАЗ"иклар күрәсезме? "ПАЗ"икларга каршы көрәш — бары тик көрәшнең бер элементы гына. Бу өч ел дәвамында мин әлеге автобусларны рейска чыгарган җитәкчеләр белән сөйләшүләр алып бардым. Бу маршрутларның хуҗалары авыр бизнес төзи, дип уйларга кирәкми. Синдә 400 автобус бар икән, бу - көн саен 400 мең сум! Анда миллиардлар әйләнештә.

Әгәр дә мин транспорт реформасы белән бәйләнмәгән булсам, мин маладис булыр һәм үз рейтингымны саклап калыр идем. Без “Башавтотранс”ның автобус паркын гына яңартмадык. Без шәхси пассажир йөртүчеләр белән хезмәттәшлек итәбез һәм әңгәмә корабыз.

Реформага нәтиҗәләр ясарга иртә әле. Бу - 10 ел элек тамыр җәйгән эш. Күп нәрсәләр аша үтәргә туры килде. Без уңай юнәлештә хәрәкәт итәбез. Бу ситуациядә кешеләр хаклы, чөнки без пассажирларның шикаятьләрен дә күрәбез.

Без сыйфатлы транспорт инфраструктурасы булдырырга тиеш. Мәскәү белән, әлбәттә, тиңләшеп булмый. Киләсе адым — башка шәһәр һәм районнарда нормаль система булдыру. Бу идеяне дә без күз уңында тотабыз", - диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас