+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 декабрь 2021, 14:34

Бу - дөрес карарлар булган!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йомгаклау интервьюсы вакытында ковид госпитальләренә аерым игътибар бирде.

Бу - дөрес карарлар булган!Бу - дөрес карарлар булган!
Бу - дөрес карарлар булган!

- Сүзне шуннан башларга кирәк - без нинди дә булса карар кабул итәр алдыннан җентекле эш башкарабыз, ә аннан инде туктап тормыйча эшлибез, - диде республика Башлыгы бу хакта. - Ковид госпитальләр төзүдә дә шулай булды.

Республикада 32 медицина учреждениесе короновируска көрәш шартларына җайлаштырылды. Тагын Зубово һәм Стәрлетамакта да аерым ковид-госпиталь төзү кирәк иде. Бәхеткә, алар республика халкын савыктыруга зур өлеш кертә алды. Инде Сибайда һәм Туймазыда да шундый медицина учреждениесе төзү уңаеннан уйга калу урынлы иде. Кирәк булырмы?

Дөрестән дә, бу госпитальләр дә халыкка кирәк булып чыкты. Короновирус чигенгәч тә, җәен - җиләс, кышын җылы бу биналар, заманча медицина җиһазлары халыкка хезмәт итәчәк әле.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас