“Теләсә нинди хакимият органы – ул, беренче чиратта, кешеләр. Әле республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәч тә шуны ачык аңладым: Хөкүмәткә тәҗрибәле, эшлекле, үзаллы фикерләү сәләте булган, карарлар кабул итәрлек, бу карарлар өчен җаваплы булырлык җитәкче кирәк. Мин җаваплылык яклы. Үзең генә хәл итү нәтиҗәле түгел.
Александр Геннадьевич - нәкъ шундый кеше, ул бу сыйфатларга ия. Без аның белән кайвакыт кызу бәхәсләшеп тә алабыз. Мин аның һәм ул туплаган коллективның эшчәнлеген югары бәялим. Алар – җаваплы, эшлекле. Республика халкы тормышның һәр көнне яхшы якка үзгәрүен тели. Шуңа да икеләтә эшләргә, тырышырга, безнең хроник “авыруларны” төзәтергә кирәк”, — диде Радий Хәбиров.