Әле Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел нәтиҗәләре буенча туры эфирда сорауларга җавап бирә.
Алып баручыларның "Федераль акчалар белән эш ничек алып барыла һәм Сез моның белән канәгатьме?" - дигән соравына Радий Хәбиров болай җавап бирде:
"Мин 100 процентка кәнагатьмен дип әйтә алмыйм. Потенциал бар, башкалардан өйрәнер өчен үрнәк тә бар. Шулай булуга карамастан, бу эш кузгалды дип әйтә алам. Федераль акчаларны җәлеп итү бара, эш җайга салына. Мин Дәүләт думасы депутатларының яңа корпусы белән бу хәлне алга таба да яхшыртырбыз дип ышанам", - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ.