+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 декабрь 2021, 14:50

Теләкләр чынга аша

«Теләкләр чыршысы» хәйрия проекты Русиядә 2019 елда Русия Президенты Владимир Путин башлангычы буенча эшли башлады.

Теләкләр чынга ашаТеләкләр чынга аша
Теләкләр чынга аша

Проектның асылы шунда ки, илнең һәр кешесе «Ёлкажеланий.рф» порталында теркәлергә һәм акциядә катнашучыларга – ятим, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле һәм авыр авырулары булган кешеләргә Яңа ел бүләге ясый ала.

Башкортстанда проектка 531 кеше кушылды, шул исәптән республика Хөкүмәте әгъзалары, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар, артистлар.

Регион җитәкчесе Радий Хәбиров Яңа ел агачыннан акциядә катнашучылар теләкләре белән дүрт чыршы шарын алды. Аларның берсе Зианчура районыннан 11 яшьлек Элина Йомагулованың Уфа ипподромында атта йөрү буенча мастер-класс үткәрү үтенече белән чыккан.

Кыз атлар белән бик мавыга һәм Кыш бабайдан Уфадагы "Акбүзат" ипподромында спорт атында йөрү теләген үтенә. Элинаны Кыш бабай кушуы буенча "Акбүзат"ипподромы хезмәткәрләре үтенечен үтәргә чакырган. Әнисе Лүзия Йомагулова белән бергә гаиләдәге барлык балалар да килгән иде: Раилгә – 7 яшь, Айзилә – 10 яшь һәм 11 яшьлек Элина.

Ипподром хезмәткәрләре кунакларны бик җылы каршы алган. Ипподром буенча экскурсия үткәргәннәр, атлар күрсәткәннәр, балаларга мастер-класс һәм атларда йөрү оештырган, Яңа ел бүләкләре тапшырылган.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас