+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 декабрь 2021, 16:30

Уфада юлларга капиталь ремонт ясалачак

Бүген Радий Хәбиров йомгаклау интервьюсы вакытында юл инфраструктурасын төзүгә кагылышлы сорауга җавап бирде.

Уфада юлларга капиталь ремонт ясалачакУфада юлларга капиталь ремонт ясалачак
Уфада юлларга капиталь ремонт ясалачак

- Уфадагы Комсомол урамы - ул үзенчәлекле очрак. Анда бөтен инфраструктураны эшләделәр. Ибраһимов бульварында да реконструкция алып барыла. Киләсе елда урам танымаслык булып үзгәрәчәк. Без нәрсәдер эшләгәндә шикаятьләр башлана. Бу кешеләрдә уңайсызлыклар тудыра, иң мөһиме - аларны сроклар буенча алдамаска һәм безнең этаплап эшләвебезне аңлатырга кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Уфа - Аэропорт юлы буенча минем янга килергә һәм анда ниләр барганын аңлатырга курыкканнар. Аннары бу юлны без яңадан эшләргә мәҗбүр булдык. Әлегә мин аңлы рәвештә дә, фәнни дә, финанс яктан да, бу трассаны ачарга әзер түгел. Без аны, колея булмасын өчен, катлап-катлап салырга тиеш.

2024 елга кадәр без Уфада юлларга капиталь ремонт ясаячакбыз. Көнчыгыш чыгу юлын төзеп бетерәчәкбез. Ул 90нчы еллар башыннан бирле эшләнә. Мин алдан ук уфалылар алдында киләсе елларда да дискомфорт булачагы өчен гафу үтенәм. Киләсе елга без Агыйдел күперен ябабыз һәм аның турында 2,5 елга онытабыз...

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас