

Бүген Радий Хәбиров үзенә карата булган тәнкыйтькә ничек каравы турында әйтте.
- Мин кешенең ризасызлыгына тыныч карыйм. Мин бугенге эшчәнлегемне сайлаганда ук моны аңлый идем. Безнең эш белән риза булмаучылар һәрвакыт булачак. Әмма мин беркайчан да кемдер тарафыннан үземә тавыш күтәртмим.
Социаль челтәрләрдә кешене мыскыл итү җиңел. Шуңа да мин аны, социаль челтәрләрне, яратмыйм. Анда алдашу, бер-берсен мыскыл итү адым саен. Әмма безнең халык шунда утыра. Мин анда үземнең эшем турында сөйлим. Социаль челтәрләрне ниндидер бер эш инстументы буларак кабул итәм. Кирәк булган ашыгыч, мөһим мәгълүматларны халыкка җиткерү анда җиңелрәк, - диде ул.