+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 декабрь 2021, 11:50

Яңа ел төнендә Уфада транспорт 3 сәгать 30 минутка кадәр эшләячәк

Яңа ел төнендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр, Уфада даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның муниципаль маршрутлары эше 3 сәгать 30 минутка кадәр дәвам итәчәк.

Яңа ел төнендә Уфада транспорт 3 сәгать 30 минутка кадәр эшләячәкЯңа ел төнендә Уфада транспорт 3 сәгать 30 минутка кадәр эшләячәк
Яңа ел төнендә Уфада транспорт 3 сәгать 30 минутка кадәр эшләячәк

31 декабрьдә 22:00 сәгатьтән 1 гыйнварның 03:30 сәгатькә кадәр «Яңа ел маршрутлары» эше оештырыла: №75 «Сипайлово - Шәһәр советы», № 258 «Серебряный ручей» - микрорайон «Яркий» - Уфа ДОКы (Менделеев урамы һәм Первомайская урамы), №290 «Уфа ДОКы - УМПО - «Пушкинский» сәүдә үзәге. Хәрәкәт интервалы 15-20 минут тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, түбәндәге тукталыш пунктларында троллейбуслар тупланачак: «Рами Гарипов исемендәге 1нче гимназия-интернат» биш берәмлек күләмендә: 1 - «Үзәк» сәүдә үзәгенә кадәр, 2 - «Белореченский» микрорайонына кадәр; 2 - «Уфа-Арена»га кадәр. «Дәүләт циркы»нда биш берәмлек күләмендә: 1 - «2нче Троллейбус депосы»; 4 - «Уфа ДОК»ына кадәр.

Мотор төзүчеләр мәдәният йорты каршындагы мәйданда (элекке - УМПО мәдәният йорты) 221нче маршрут автобусы белән халыкны Шакша ягына илтү оештырылачак.

Шулай итеп, Яңа ел төнендә пассажирлар ташу шәһәрнең барлык районнарына да башкарылачак. 31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр җәмәгать транспорты ял көне расписаниесе буенча эшләячәк.

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас