+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Декабря 2021, 19:32

"Яңа, 2022 ел белән!"

Русия Президенты Владимир Владимирович Путин илебез халкын Яңа ел белән котлады.

"Яңа, 2022 ел белән!""Яңа, 2022 ел белән!"
"Яңа, 2022 ел белән!"

"Хөрмәтле Русия гражданнары! Кадерле дуслар! 2021 ел ахырына якынлашты. Бик тиздән, вакыт безне үткәннән киләчәккә күчерәчәк. Әйе, көн саен шулай була, минутларда, секундларда... Ләкин бу өзлексез вакытны без Яңа елны каршылаганда ачык тоябыз. Аны тормышның мөһим бер рубежы буларак көтәбез!

Барыбызны да хәзер киләчәктәге яхшы үзгәрешләргә өмет берләштерә. Ләкин без аңлыйбыз, аларны узып баручы ел вакыйгаларыннан аерып булмый.

Без бик зур чакырулар белән очраштык, ләкин мондый кырыс шартларда яшәргә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәндек.

Без моны үзебезнең теләктәшлек аркасында эшли алдык.

Барлык континентларны колачлаган һәм әлегә чигенмәгән куркыныч эпидемия белән көрәшүне дәвам итәбез. Мәкерле авыру дистәләгән мең гомерләрне алып китте. Туганнарын, якыннарын югалткан һәркемгә чын күңелдән теләктәшлек сүзләрен җиткерергә телим.

Кадерле дуслар, иң мөһиме, узып баручы елның барлык кыенлыкларын без бергә җиңдек. Авыр хәлдә калучыларны якладык. Беренче чиратта, өлкән буын кешеләренә һәм балалар үскән гаиләләргә ярдәм иттек, алар бит илебезнең киләчәге.

Без илнең һәм гражданнарның иминлеге өчен милли мәнфәгатьләребезне ныклы һәм эзлекле рәвештә якладык. Кыска вакыт эчендә икътисадны торгыздык.
Һәм күп позицияләр буенча хәзер үсешнең стратегик бурычларын гамәлгә ашырабыз.

Әлбәттә, хәл ителмәгән проблемалар әле бик күп. Әмма бу елны без лаеклы үттек.

Биредә төп казаныш нәкъ менә сезгә, Русия гражданнарына бәйле. Бу - сезнең, кадерле дусларыбыз, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Һәркем үз урынында, үз бурычын үтәргә омтылды. Көченнән килгәнне генә түгел, аннан да күбрәк эшләргә тырышты. Барыгызга да чын күңелдән рәхмәт.

Мондый катлаулы вакытта иҗади үсешкә әзерлек, үз планнарын һичшиксез тормышка ашыру һәм җәмгыять, туган илгә файда китерү омтылышы бик мөһим. Без өстенлекле юнәлешләргә ирешәбез. Алардан гомуммилли планнарыбызны тормышка ашыру да җайга салыначак.

Яңа елны каршылап, ул яңа мөмкинлекләр ачар дип өметләнәбез. Әлбәттә, уңышка да исәп тотабыз! Шулай да аңлыйбыз, уйланылган максат-уңышлар барыннан да элек үзебездән тора. Төп максатыбыз - кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту. Нәкъ менә шушы бурычларны хәл итү Русияне тагын да көчлерәк итәчәк.

Бары тик бергә генә без Ватаныбызның алга таба үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин итә алабыз.

Кадерле дуслар, Яңа ел төне җылы хисләр һәм якты ниятләр белән тулган. Һәркемнең үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтү теләге белән. Һәм шундый ачыклыкта, юмартлыкта бу искиткеч бәйрәмнең асылы һәм энергетикасы.

Ата-аналарны игътибар һәм кайгырту белән чолгау, алар янәшәдә булганда, аларны кочып, якыннарга ничек алар кадерле икәнне әйтү бик мөһим. Мәхәббәт, балалар, гаилә, дуслар булу нинди бәхет ул! Болар барысы да һәр кешенең тормыш мәгънәсен билгели торган бөек кыйммәтләр!

Без барыбыз да киләсе елда алар безнең өчен шундый ук ышанычлы терәк булып калуын телибез. Һәм хәзер безнең өчен кадерле булган кешеләргә тирән хис белән көндәлек ыгы-зыгыда әйтергә вакыт җитмәгән ихлас мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләрен әйтергә ашыгабыз.

Яңа ел тылсымы шунда, безнең йөрәкләрдә сизгерлек һәм ышаныч, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек ачыла.

Бу минутта сез кайда гына булсагыз да, гаилә, дуслар, яраткан шәһәрләр мәйданнарында булсагыз да, һәркайда иң җылы теләкләр яңгырый.

Аларга рәхәтләнеп кушылам һәм шушы минутларда үз һөнәри һәм хәрби бурычларын үтәүче, авыруларны коткаручы һәм тәрбияләүче, сугышчан постта булучыларны Яңа ел белән аерым котлыйм. Хокук тәртибе тәэмин ителә, транспорт магистральләрендә эш тоткарланмый. Бу өлкәләрдә йөзләгән мең граждан эшли.
Ил һәм җәмгыять өчен мөһим булган җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Кадерле дуслар, берничә секундтан Яңа ел башлана.

Күп кенә гаиләләрдә, шул исәптән ватандашларыбызда, Русиядән читтә дә традицион "Яңа ел, яңа бәхет белән!" дигән сүзләр яңгыраячак.

Бу гади сүзләрне без аерым бер хис белән әйтәбез, чөнки алар буыннан-буынга тапшырыла.

Чын күңелдән Сезне котлыйм.

Төп теләк, әлбәттә, ныклы сәламәтлек, ә аңа эшегездә, иҗатыгызда уңышлар өстәлер дип ышанам.

Һәр йортта мөмкин кадәр күбрәк шатлыклы вакыйгалар булсын.

Яңа гаиләләр ешрак барлыкка килсен, балалар тусын. Алар акыллы, сәламәт, намуслы һәм ирекле булып үссеннәр.

Мәхәббәт һәр йөрәктә булсын һәм безне куелган максатларга ирешүгә, иң зур биеклекләрне буйсындыруга илһамландырсын. Яраткан кешеләребез хакына һәм безнең бердәнбер һәм бөек Ватаныбыз хакына.

Яңа ел белән, кадерле дуслар. Яңа, 2022 ел белән!"

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас