+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 декабрь 2021, 19:27

Яңа ел белән, Башкортстан!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Яңа ел белән тәбрик итте.

Яңа ел белән, Башкортстан!Яңа ел белән, Башкортстан!
Яңа ел белән, Башкортстан!

"Кадерле якташлар! Дуслар!

2021 ел тарихка китә. Ул катлаулы һәм күптөрле мәгънәле булды. Авыр югалтулар китергән ел. Алар белән килешеп булмый. Дәваханәләрдә, госпитальләрдә, ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүчеләрнең һәркайсы моны миннән яхшырак белә.

Бүген дә әйтәм: "Рәхмәт сезгә, ак халатлы фәрештәләребез!" Барлык табибларга, медицина хезмәткәрләренә, волонтерларга, социаль һәм ашыгыч хезмәтләргә, укытучыларга, эшкуарларга рәхмәт. Бу Яңа ел төнендә дә кизү торучыларга рәхмәт - якыннарыбызның, дусларыбызның гомере сагында алар.

Ышанам ки, республиканың һәр кешесе минем хисләремне уртаклаша. "Рәхмәт!" дип әйтә.

Һәм бу дөрес! Әйдәгез ешрак бер-беребезгә мәхәббәтебезне белдерик һәм яхшылык белән уртаклашыйк, һәр көнгә сөеник. Яныгыздагыларга рәхмәт һәм җылылык белән карагыз. Йөрәгегездәге кешеләр турында уйлагыз. Бу катлаулы вакытта бер-беребезнең никадәр кадерле булуын аңладык. Шатлык һәм сынауларда иң мөһиме - бергә булу!

Хөрмәтле ватандашлар!

Тарих кыенлыкларның чыныктыруын, безнең халыкларны берләштерүен берничә тапкыр исбатлады. Без, башкортстанлылар - дүрт миллионнан артык. Без барыбыз да - бер зур гаилә.

Килешәсездер, дуслар, узып баручы елда бик күп яхшы нәрсәләр булды. Ул - республиканың иҗади үсеше, мөһим казанышлары. Безнең бөтен кыенлыкларны җиңәчәкбез дигән ышанычыбыз ныгыды.

Бернигә дә карамастан, Башкортстан ышанычлы рәвештә алга бара. Без яңа предприятиеләр һәм торак йортлар, күперләр һәм юллар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, дәваханәләр һәм спорт үзәкләре төзибез. Якташларыбызның җиңүләренә чын күңелдән шатланабыз. Һәм яңа җиңүләргә омтылабыз.

Ышанам ки, без һичшиксез уңышка ирешербез!

Яңа 2022 ел һәр йортка, һәр гаиләгә бәхет, муллык һәм иминлек алып килсен.

Башкортстан чәчкә атсын!

Яңа ел белән! Исәнлек-саулык, тынычлык һәм яхшылык сезгә!

Яңа ел белән, Башкортстан!", - дип тәбрикләде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас