

Республика белән идарә итү үзәге халыкны борчыган проблемаларны хәл итүен дәвам итә. Чираттагы әһәмиятле пост шул хакта.
“Яңа елның беренче көннәрендә Бөре халкы чүп-чар тауларына, чүп-чарны беркем дә чыгармый торган контейнер мәйданчыкларына зарланды.
Фотода Коммунистик урамындагы, 37нче йорт адресы буенча урнашкан чүп-чар өемнәре.
Башкортстан прокуратурасы — дежурда, муниципалитетлар һәм ведомстволардан килгән хезмәттәшләр белән бергә, бәйрәмнәргә карамастан, республика халкының проблемаларын "кайнар эздән" хәл итәргә тырышабыз.
2022 елның 2 гыйнварына бөрелеләр зарланган мәйданчыктан чүпне чыгарганнар. График буенча, ул көн саен чистартылырга тиеш. Тиеш, ә факт буенча нәрсә? Тикшерәчәкбез.
Сезнең ишегалдыгыздан да чүп чыгармаганнр икән, кемгә зарланырга ? Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда 4 төбәк операторы бар:
«Спецавтохозяйство» предприятиесе: 8-800-347-8003 (07.00дән 20.00гә кадәр) һәм 8-986-704-40-88 (WhatsApp).
"Дюртюлимелиоводстрой": 8-800-222-72-40 (8:00дән 17:00гә кадәр); Telegram: 8-917-75-000-40.
“Экосити»: 8 (347) 298-04-90; 8-965-939-49-00 (Билайн); 8-989-959-49-00 (МТС) һәм 8-937-497-49-00 (Мегафон) (8:00дән 20:00гә кадәр).
«Экология Т»: 8-800-250-01-85; 8 (347) 2-44-03 (06.00дән 20.00гә кадәр)”.