

Башкортстан Республикасының юл хәрәкәте иминлегенең баш дәүләт инспекторы Владимир Севастьяновның мөрәҗәгатен тәкъдим итәбез.
“Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Республика юлларында һава шартларының начараюы, көчле кар явуы һәм буран көтелә.
Килеп туган шартларда транспорт чаралары белән идарә иткәндә максималь игътибарлы булуыгызны сорыйм. Юлда күңелсезлекләр булмасын өчен торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итәм. Һава торышының яхшыруын көтәргә. Юлда булсагыз, дистанцияне һәм тизлек режимын сакларга, җәяүлеләр кичүе вакытында игътибарлы булырга кирәк. Кискен маневрларны һәм үзгәртеп коруларны булдырмаска, интервал һәм дистанцияне үтәргә, тизлекне арттырмаска кирәк. Иминлек каешларын һичшиксез эләктерергә кирәк.
ЮХХДИ хезмәткәрләре башкалабыз урамнарында да, федераль һәм республика юлларында да көчәйтелгән режимда хезмәт итә.
Штаттан тыш хәлләр килеп туган очракта сез Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ дежур частена 235-84-02, 233-27-31 телефоннары буенча яки Уфа шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ бүлегенә 237-84-80, 237-02-02 телефоннары буенча шалтырата аласыз. Барлык нарядлар, беренче чиратта, юл хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Үзегезне саклагыз!"