+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 гыйнвар 2022, 08:42

Ачык кое һәркемгә куркыныч тудыра

Республика белән идарә итү үзәге ачык кое күргәндә нишләргә кирәклеге турында белдерә.

Ачык кое һәркемгә куркыныч тудыраАчык кое һәркемгә куркыныч тудыра
Ачык кое һәркемгә куркыныч тудыра

"Кичә Уфаның Ленин районыннан Башкортстанның ЦУР системасына Лесозаводская урамында канализация люгы ачылуы турында хәбәр килгән. Безнең дежурныйлар Ленин районы хакимиятендәге коллегалары белән элемтәгә керде. "Уфаводоканал" хезмәткәрләре коены оператив рәвештә япты.

2021 елда Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге системасына ачык канализация люклары турында 178 хәбәр килде.

Капкачсыз кое хайваннар, автомобильләр һәм барыннан да элек - кешеләр өчен куркыныч. Ачык люкны күрсәгез, нишләргә?

Урынны ачык төстәге предмет яки ботаклар ярдәмендә билгеләргә;
Коммуналь хезмәтләргә яисә Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 112 номеры буенча хәбәр итәргә.

Исегездә тотыгыз! Бернинди очракта да коены мөстәкыйль рәвештә ябарга тырышмагыз - капкачны тотып кала алмавыгыз бар", - дип язганнар бүген социаль челтәрләрдә Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгеннән.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас