+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 гыйнвар 2022, 16:19

Кайчан китәрсең, ковид?

Узган тәүлектә янә 4 кеше вафат булды.

Кайчан китәрсең, ковид?Кайчан китәрсең, ковид?
Кайчан китәрсең, ковид?

Соңгы тәүлектә коронавирус авыруын йоктырып янә 112 пациент дәваханәгә эләккән, шул исәптән 86 кеше - 60 яшьтән өлкәнрәк яшьтә. ИВЛга авыр хәлдәге 28 пациентны тоташтырырга туры килгән.

3 гыйнварда 383 кеше дәваханәдән савыгып чыккан. Кичәге көн эчендә дүрт пациент вафат булган.

11 кешедә үпкә ялкынсынуы теркәлгән.

Вациналауга килгәндә, бүгенге көнгә аны тулысынча 2 060 915 кеше узган (халыкның 82,9 проценты). Соңгы тәүлектә 3 941 кеше вакцина алды (беренче компонент - 1 428, икенче компонет - 2 513). Кабат вакциналанганнар саны - 207 669.

Фото: trv-science.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас