

"Уфада Агыйдел ярын кардан чистарттылар. Шулай ук 17 сәгать тирәсендә биредә күңел ачу чаралары оештырыла. Салават шәһәрендә үзәк чыршы тирәсендә тимераякта бушлай йөрергә була. Сибайда үзәк паркта, елдагыча, шугалак юллар эшләнгән", - дип язган социаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.
Тимераякларны аяк үлчәменә туры китереп сайларга кирәк. Бу очракта буын җәрәхәтләре алу очрагы кими.
Тимераякларны кияр алдыннан аякка - киҗе-мамык носки, ә аннары йон оекбашлар кияргә кирәк.
Ботинкаларны җентекләп бәйләргә кирәк, әмма аяклар кысылмасын, югыйсә, алар оерга мөмкин.
Балаларны шугалакта ялгыз калдырырга ярамый.
Фото: социаль челтәрдән.