+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Января 2022, 15:10

Чүп-чар вакытында чыгарыла

Экология һәм табигатьтән файдалану министры Урал Искәндәров Яңа ел бәйрәмнәрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсен тикшерде.

Чүп-чар вакытында чыгарылаЧүп-чар вакытында чыгарыла
Чүп-чар вакытында чыгарыла
5 гыйнварда БСТ телеканалы белән бергә экология һәм табигатьтән файдалану министры Урал Искәндәров каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының эшен тикшерде, контейнер мәйданчыкларының нинди хәлдә булуын, Уфаның Калинин һәм Орджоникидзе районнарында, Уфа районының Дорогино авылында ничек итеп чүп чыгарылуын карады.

Гадәттәгечә, Яңа ел каникулларында калдыклар күбрәк җыела. Шуның белән бәйле рәвештә, Башкортстанда 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр төбәк операторлары чүп чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтте. Калдыкларны өзлексез чыгаруны тәэмин итү һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен төбәк операторлары тарафыннан җитәкчеләр урынбасарлары дәрәҗәсендә җаваплы кешеләр билгеләнде. Алдан ук муниципалитетлар белән чүп чыгару графиклары формалаштырылды һәм килештерелде, рейсларның ешлыгы арттырылды. Кулланучылар белән тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итү өчен төбәк операторлары тарафыннан мобиль кушымталар эшләнде һәм кертелде.

— Тулаем алганда, эш яхшы көйләнгән, Уфаның Калинин һәм Орджоникидзе районнарында чиста, чүп-чар график буенча чыгарыла. Идарәче компанияләргә контейнер мәйданчыкларын кардан чистарту буенча көйле һәм оператив эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерәм, аларга керү юллары ачык, калдыклар тоткарлыксыз чыгарыла, ‒ дип сөйләде Урал Искәндәров. — Дорогино авылында барлык калдыкларны да чыгарганнар, тик контейнер мәйданчыгы янында бераз чүп-чар калган: бәлки, кешеләр аны контейнерга кадәр китереп җиткермәгәндер, я аны җил очыргандыр. Мондый проблемаларны булдырмас өчен барлык муниципалитетларга калдыкларны чыгарганнан соң ике сәгать эчендә контейнер мәйданчыкларын җыештыруга чит оешмалар белән килешүләр төзергә тәкъдим ителде. Әлеге эшләр “ТКО-Башкортстан " автоматлаштырылган системасы аша контрольдә тотылачак. Шулай ук халык шикаятьләре һәм социаль челтәрләрдәге хәбәрләр буенча хәлне күзәтеп торачакбыз.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мондый график контейнер мәйданчыкларын карап-тоту сыйфатын арттыру өчен эшләнгән һәм агымдагы елның 20 гыйнварыннан гамәлгә кертеләчәк. Исегезгә төшерәбез, экологиягә, шул исәптән каты коммуналь калдыклар мөрәҗәгатенә бәйле барлык мәсьәләләр буенча гражданнар 218-04-30 телефоны буенча Башкортстанның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының оператив-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, калдыкларны чыгаруга кагылышлы мәсьәләләр буенча турыдан-туры төбәк операторларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас