"Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комлексы балалар тавышыннан шаулап тора. Биредә каникул көннәрендә бик күп чаралар үтә, шуларның халык теләп катнашкан берсе - "Гаилә уеннары".
Шушы көннәрдә үткән ярышта 24 гаилә пимада хоккей уйнау, тюбингта шуу, теннис тубын кәшәкә белән йөртү һәм тагы әллә нинди спорт төрләре буенча көч сынашты. Шаян сүзләр, уен-көлке белән озатылып барган чара, ярыштан бигрәк, зур бер бәйрәмне хәтерләтә иде.
"Бердәм Русия" партиясе, әлеге чараның иганәчесе буларак, һәр гаиләгә бүләк таратты. Беренче урынны һәм "чемпион" исемен Мәсәгутьтән Хановлар гаиләсе алды, икенче урында - Яңавылдан Хөсәеновлар, өченчелек - Муллаәхмәтовларда.
Гөлнара Гыйлемханова,
Автор фотосы.