Нефтекамадагы төзекләндерелгән "Светлое" күле буе территориясе - төрле бәйрәмнәр үткәрергә менә дигән урын. Быел да биредә төрле Яңа ел чаралары, бәйрәмнәр, конкурсар үтә.
"Октава" үсмерләр клубы биредә бик матур Яңа ел бәйрәме оештырды. Балаларның шау-шуына бирегә хәтта Кыш бабай белән Карсылу да килеп җитте. Балалар, әлбәттә, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Кыш бабайдан бүләкләр алды.
Шәһәрдә бик күп урында - барлык мәйданнарда, мәдәният учреждениеләрендә Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә.
Гөлнара Гыйлемханова.
Автор фотосы.