Төбәк оператив штабы мәгълүматларына караганда, хәзер стационарларда 104 кеше, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 71 пациент бар. Аларның 25е авыр хәлдә. 5 323 кеше амбулатор дәвалана, шул исәптән «60+» яшьтәге 3 777 пациент.
Тәүлек эчендә - 355 кеше, пандемия башланганнан бирле барлыгы 113 063 кеше савыккан.
Коронавирустан 14 кеше (барлыгы — 4 460 кеше, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 3 929 кеше) вафат булган.
Беренче компонент белән 2 197 234 кеше вакциналанган. 2 063 250 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләде. Ревакциналанган гражданнар саны 208 340 кеше тәшкил итә.
Фото: sochistream.ru