

"Традицияләрне саклаучылар" шәхси этно-музей хуҗасы Рәмзилә Акмалованың коллекциясендә җитмештән артык самавыр бар. Ничек инде шундый бай коллекцияң була торып, конкурста катнашмыйсын?!
Билгеле ки, Уфага ул аларның бик азын, машинага сыйган кадәресен генә алып китте. Шулай да барлык республиканы таң калдырып, Гран-при алып кайтты!
Татар һәм башкорт халыклары традицияләрен саклаучы, самавырлар гына түгел, утыздан артык милли кием хуҗасы Рәмзилә Наиф кызы мондый җиңүгә, чыннан да, лаек, без аның белән чиксез горурланабыз һәм тынгысыз тарихчыга, коллекционерга һәм "Кызыл таң"ның якын дустына арытаба да уңышлар телибез!
Гөлнара Гыйлемханова.
Автор фотосы.