+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 гыйнвар 2022, 12:20

Шәймөхәммәтовлар - Тәтешледә иң яхшы гаилә!

Тәтешледә бәйрәм көннәрендә балалар һәм өлкәннәр өчен дистәләгән төрле чара үтә.

Шәймөхәммәтовлар - Тәтешледә иң яхшы гаилә!Шәймөхәммәтовлар - Тәтешледә иң яхшы гаилә!
Шәймөхәммәтовлар - Тәтешледә иң яхшы гаилә!

Эшкә ашыгасы булмагач, әти-әниләрнең балалары белән бергә вакыт үткәрү мөмкинлеге бар. Менә инде өч ел рәттән районда "Яңа ел стартлары" үтә, анда гаиләләр теләп катнаша.

Быел да Сафиннар, Гариповлар, Шәймөхәммәтовлар, Әмировлар, Лотфуллиннар гаиләләре арасында матур ярыш үтте. Төрле эстафета биремнәрен уңышлы үтеп, Шәймөхәммәтовлар җиңүче булды! Икенче урында - Лотфулиннар, өченче урын - Гариповларда.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бетмәс шатлык кичерде бу көнне, өенә һәркем күтәренке кәеф белән таралды. Ә оештыручылар һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гөлнара Гыйлемханова,

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас