Ул 2021 елда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруның төп нәтиҗәләрен әйтте. «Демография» гомумдәүләт проекты буенча 67 меңнән артык гаилә балалар туу белән бәйле айлык түләүләр алган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә - Республика онкодиспансеры, шулай ук онкология бүлекләре һәм төбәк кан тамырлары авырулары үзәкләре өчен 44 берәмлек җиһазлар кайтарылган. Уфа шәһәрендә 32нче дәваханә, Мәсәгуть, Бөре, Салават һәм Сибайда шәһәр дәваханәләре базасында амбулатор онкология ярдәменең 5 үзәге ачылган.
Мәгариф өлкәсендә «Үсеш нокталары» дип аталган 207 табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге үзәк ачылды. «Кванториум» технопаркы һәм Стәрлетамак шәһәрендә «ІТ-куб» балалар санлы белем бирү үзәге булдырылды. 6 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә заманча матди-техник җиһазландырылган 24 остаханә булдырылды.
Мәдәният өлкәсендә 16 мәдәният учреждениесе яңартылды.
Инфраструктур гомумдәүләт проектлары буенча 146 иҗтимагый территория төзекләндерелгән, шулай ук 317 километр озынлыктагы автомобиль юлларына ремонт ясалган.
2,65 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 22 мең квадрат метрдан артык авария хәлендәге торакта яшәүчеләр яңа йортларга күчерелгән. Уфа шәһәренең Киров районында Воровский урамы киселешендә Агыйдел аша күпер төзү һәм реконструкцияләү буенча эшләр тәмамланган (беренче этап). Дуван районында каты көнкүреш калдыклары полигоны һәм чүп-чарны сортларга аеру цехы файдалануга тапшырылган.
Икътисади үсешне тәэмин итү максатында Октябрьский, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә эшкуарлар өчен өстәмә рәвештә өч "Минем бизнес" үзәге ачылды.
1164 социаль әһәмияткә ия объект «Интернет» челтәренә тоташтырылган, тагын 20 предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча чараларны тормышка ашыруга җәлеп ителгән.
- Тулаем алганда, Салават районының Янгантау авылында 190 урынлы балалар бакчасы кебек әһәмиятле объект төзелешен төгәлләргә кирәк, шулай ук Нефтекама шәһәренең 24 нче микрорайонында 1225 урынга исәпләнгән мәктәп, Караидел районының Яугилде авылында күпфункцияле мәдәният йорты, шулай ук Уфа районында һәм Стәрлетамакта су белән тәэмин итү объектларын, - дип ачыклык кертте Илшат Таҗетдинов.
Аннары ул «Алга» махсус икътисади зона эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. «Алга»да 10 резидент теркәлгән, аларның инвестицияләр күләме 23 миллиард сумнан артып киткән, проектлар буенча 1678 эш урыны булдыру планлаштырыла. Тагын 45,5 миллиард сумлык 13 проект буенча актив эш алып барыла.
Шул ук вакытта «Алга»ның өченче мәйданчыгында технопарк төзү проектына, аның территориясендә 6 югары технологияле производство, шул исәптән Русиядә аналогы булмаган производстволар урнаштыруга аерым өметләр баглана.
Әлеге масштаблы проектны гамәлгә ашыру республикада кече тоннажлы химия предприятиеләре кластерын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: ufa.rbc.ru